Воскресенье, 28.04.2024, 13:22
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт МБОУ СОШ с.Аблаево

Версия для слабовидящих
МЕНЮ
Категории раздела
Баннеры
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Методическая копилка

Главная » Файлы » Разработки уроков » Татарский язык и литература

Ялгызлык исемнәр.
[ Скачать с сервера (15.3 Kb) ] 04.02.2011, 20:55

Тема.             Ялгызлык исемнәр.

 

Максатлар:

1) Белем бирү: исем турындагы белемнәргә таянып, "ялгызлык исемнәре" дигән төшенчә белән таныштыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү күнекмәләрен үстерү.

2)Шәхесне үстерү: чагыштыру, классификацияләү, иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерү

3)Тәрбия бирү: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  А.Х.Нуриева . Татар теле, 3 класс, 1999 ел, 50-53 бб., кроссворд, терәк схемалар,

"Татар исемнәре ни сөйли?" китабы, Татарстан Республикасы картасы, "Сабантуй" газетасы.

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

      I. Оештыру моменты.

 

      а) Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

      − Хәерле иртә, балалар!

      − Кәефләрегез әйбәтме?

      Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

            Укучылар теләкләр тели:

            − Яңа көн тынычлык алып килсен!

            − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

            − Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

            − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

 

      б) Дәреснең максатын әйтү.

      − Укучылар, бүген без сезнең белән бер ачыш ясарбыз. Нинди ачыш микән ул, беләсегез киләме? Аны белү өчен дәрестә бик игътибарлы булып, тырышып эшләргә кирәк. Әйдәгез эшкә тотындык!

 

      II. Белемнәрне актуальләштерү.

 

      1. Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше) :

            Акбай, Әкрам Вәлиев, герой, елга, Җиңү көне, маэмай, Мәллә, тарихи вакыйга.

      − Число язабыз, буш юл калдырабыз (тема өчен), тактадагы сүзләрне матур итеп күчереп язабыз. Орфограммаларын билгелибез.

      − Укучылар, бу сүзләр бер-берсенә нәрсәсе белән охшаган? (Кем?Нәрсә? соравына җавап бирәләр, исемнәр.)

      − Аларның нинди аермалары бар? Бу сүзләрне ничә төркемгә бүлер идегез? ( Беренче төркем − баш хәрефтән язылучы сүзләр, икенче төркем − юл хәрефеннән.)


Полностью скачать с сервера (ссылка сверху)

Категория: Татарский язык и литература | Добавил: Khalit | Теги: татар теле
Просмотров: 3185 | Загрузок: 267 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
ТЕГИ
Поиск