Суббота, 27.04.2024, 16:43
Вы вошли как Гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт МБОУ СОШ с.Аблаево

Версия для слабовидящих
МЕНЮ
Категории раздела
Баннеры
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Методическая копилка

Главная » Файлы » Вне урока » Классный час

Ут белән шаярма.
[ Скачать с сервера (4.7 Kb) ] 04.02.2011, 22:33

Тема.Ут белән шаярма.

Максат:укучыларга утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү;ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дәрес эш итәргә өйрәтү;балалрны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннанрак таныштыру.

Материал: плакатлар, "Әллүки” ңурналы, №4-2004.

                                  Барышы.

1.Баларны оештыру.Максат.

Хәерле иртә, кадерле балалар!Бүгенге тәрбияви әңгәмәбезнең " Ут белән шаярма!” дип аталуы юкка гына түгел.Саксыз эш иткән очракта утның кешегә нинди бәла-каза китерүен барыбыз да яхшы белергә тиеш.

2.Кеше ут белән бик борынгы заманнардан ук таныш.Ягез, кайсыгыз әйтә, борынгы заман кешесе ут белән ни эшләгән?

( ут кешене җылыткан, ерткыч хайваннарны куркыткан, утта кеше ашарга пешергән.)

Әйе,борынгы заманнардан ук ут кешенең дусты булган.

3.Утны бүгенге көндә дә бик күп һөнәр ияләре файдалана.Алар кемнәр?

(тимерче, эретеп ябыштыручы, һ.б.)

4.Әйдәгез уйлап карыйк әле, без үзебез утны кайда кулланабыз икән?

(ашарга пешерәбез, өйне җылытабыз, яктыртабыз, электр уты белән йорттагы бик күп көнкүреш техникасы: кер юу машинасы, утюг, телевизор һ.б. эшли)

5.Утның зыяны.

Менә без утның бик күп файдалы якларын карап үттек.Ләкин саксыз эш иткәндә ут бик күп бәла-каза китерергә ,кешене йорт-җирсез калдырырга , хәтта үлемгә сәбәпче булырга да мөмкин.Юлына очраган һәр нәрсәне ут көлгә әйләндерә, аны туктату бик кыен.

6.Ут белән кемнәр көрәшә?

Ут белән курку белмәс янгын сүндерүчеләр көрәшә.Хәзерге вакытта янгынга каршы көрәштә төрле техника кулланыла.(балаларга янгынга каршы көрәшү техникасы рәсемнәре күрсәтелә.)

Әгәр ут-күз чыкса, кемгә хәбәр итергә?

( телефоннан 01 не җыярга һәм шалтыратырга,төгәл адресны әйтергә. Ярдәм сорарга)

Күптән түгел Президентыбыз Мортаза Рәхимов абый-апаларга бүләкләр биргәндә Балтач районы Түбән Карыш мәктәбенең 3 класс укучысы Денис Сабировка да медаль тапшырды.(журнал материалы белән таныштыру)

7.Ә безнең укыган мәктәптә нинди ут чыгу куркынычлары бар?

(утны кабызып-сүндереп уйнамаска, включательга әйбер тыкмаска,проводларга тимәскә, кисмәскә)

8.Пожар булган очракта нишләрсез?

(кулъяулык белән борынны каплап, иелеп запас ишектән чыгарга.Эвакуация планы белән таныштыру)

9.Сораулар.

-Төнлә йокы бүлмәсендә янгын башланды ,ди.Сезгә ничек урамга чыгарга?

( мүкәләп яки шуышып хәрәкәт итәргә,авыз-борынны юеш чүпрәк белән капларга, кечкенә балаларга чыгарга ярдәм итәргә)

-Учакны нинди урыннарда ягарга ярамый?

(коры агачлар,салам кибәне, йорт янында , җилле көнне)

-Янгын вакытында аңын югалткан кешегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

(табиб чакыртырга, кешене саф һавага алып чыгарга, башына юеш чүпрәк куярга һ.б.)

-Син мәктәптән кайтканда бер йортта төтен чыкканын һәм кечкенә бала елаган тавыш ишетәсең.Син нәрсә эшләр идең?

-Яңа ел чыршысын бизәгәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

(төзек гирляндалар кулланырга, чыршы ботакларына мамык һәм кәгазь элмәскә, чыршыны яхшылап идәнгә беркетергә)

10.”Ут-күздән саклану кагыйдәләрен үтәгез”  дигән брошюраларны карау.

11. Йомгаклау.

 Балалар,әңгәмәбез тәмам.Киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

Категория: Классный час | Добавил: Khalit
Просмотров: 2161 | Загрузок: 152 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Sergdum  
0
<a href=http://zmkshop.ru/uslugi/plazmennaya-rezka-metalla/>ширина панду а для автомашин из метала</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
ТЕГИ
Поиск